Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада террорга каршы комиссия утырышы булды

Аны район башлыгы, комиссия рәисе Сергей Димитриев алып барды.

Район Мәдәният йортында террорга каршы комиссия һәм оператив төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Сергей Димитриев алып барды.

Кукмарада террорга каршы комиссия утырышы булды

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар Республика, шәһәр көннәрен уздырганда, Белем бәйрәме һәм Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар вакытында террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында сөйләделәр, халык күп җыела торган урыннарның террорчылыктан саклану торышын билгеләп үттеләр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин мәгариф оешмаларының террорчылыктан саклану торышы, гаилә формасында белем алучы укучыларның әти-әниләре белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Кукмарада террорга каршы комиссия утырышы булды

Районның террорга каршы комиссия сәркатибе Рашат Гарифуллин комиссия йөкләмәләренең һәм карарларның үтәлешен контрольдә тотуның торышы, үтәлешнең сыйфаты белән таныштырды.

Кукмарада террорга каршы комиссия утырышы булды

Күкшел авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллин җирлектә террорлык һәм экстремистлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән эшләргә анализ ясады.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев