Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме булды
Чарада 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле 400 бала катнашты.
Район Мәдәният йортында балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде.
Быел анда уку алдынгылары, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның, хәрби хәрәкәт ветераннарының балалары чакырылган иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләре буенча чарада 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле 400 бала катнашты.
Балаларны район башлыгы Сергей Димитриев котлады һәм үзенең изге теләкләрен ирештерде.
«Без районда сыйфатлы белем һәм тәрбия алу өчен бөтен шартларны да тудырырга һәм балалар киләчәктә үз юлларын таба, югары уку йортлары, техникумнарга керә алсыннар, илебезгә кирәкле, файдалы кешеләр булып үссеннәр өчен тырышабыз. Шулай ук әти-әниләргә, педагог, укытучыларга да бик зур рәхмәт. Ике арада аңлашу булмаса, эшнең нәтиҗәсе дә күренмәс иде. Без бердәм булуыбыз белән горурланабыз. Сез төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим», — диде Сергей Дмитриев.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев