Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе узды

Ярминкә Гаилә һәм Фәнни-технологик үсеш елына багышланган иде.

Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында мәгариф учреждениеләренең традицион күргәзмә-ярминкәсе гөрләде. Анда 31 мәктәп, 28 балалар бакчасы катнашты.

Кукмарада мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе узды

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин белән берлектә, сәүдә рәтләре белән танышты, әзерлекне югары бәяләде. 

Кукмарада мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе узды

Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк иде! Чөгендер, кишер, суган, сарымсак, бәрәңге, севок, помидор, татлы борыч — һәммәсен яратып алдылар. Өй гөлләре, чүлмәккә утыртылган бакча чәчәкләренә дә сорау зур булды. Күргәзмәләр соң, шулкадәр матур. Кулдан ясалган эшләнмәләр, гигант яшелчәләр карап туймаслык. Беренче сатып алучыга, ярминкәнең иң өлкән кешесенә истәлек бүләкләре тапшырылды. Ярминкәгә килгән һәркем концерт карап, тәм-томнар белән сыйланып, үзенә кирәк-яракны алып, таныш-белешләрен очратып, аралашып, ял итеп кайткандыр дип ышанабыз.

Кукмарада мәгариф учреждениеләренең көзге ярминкәсе узды

Ярминкәдә барлыгы күпме яшелчә сатылган, аларның бәяләре ничегрәк булган, күргәзмә-ярминкәдә кайсы учреждение җиңү яулаган — боларның һәммәсе белән «Хезмәт даны» газетасының алдагы санында таныша аласыз.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев