Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Киңәшмәдә шулай ук бер төркем райондашлар: җитәкчеләр, белгечләр, тренерлар, спортчылар казанышлары өчен бүләкләнде.

Бүген район Мәдәният йортында үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмә алдыннан күркәм гамәл кылынды: оешма-предприятие җитәкчеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен традицион «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Димәк тиздән балалар Кыш бабай бүләкләрен кулларына алачак. 

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Киңәшмә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфинаның районның социаль-икътисади хәле белән таныштырудан башланды. Ул үтеп баручы елның 9 аена анализ ясады һәм киләсе елда нинди программаларда катнашу мөмкинлеге турында сөйләде.

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә безне нинди чаралар көтүе, яңа 2025 елда районыбызның социаль өлкәсендә ниләр планлаштырылуы турында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшинаның чыгышы тыңланды. 

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Сәрдекбаш авыл җирлегендәге эшләрнең барышы белән авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев сөйләп узды. Ул шулай ук киләчәктә җирлектә нинди эшләр планлаштырылганы турында уртаклашты һәм бу уңайдан кайбер социаль объектларны программалар кысаларында эшләп булмасмы икән дип үз фикерен белдерде.

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин исә терлекләрдә була торган куркыныч авыру — бруцеллёзны районыбызга кертмәү өчен нинди чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады. Җирлекләрдә һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чит төбәкләрдән кайта торган малларга аеруча сак караш кирәклегенә тагын бер кат җитәкчеләрнең игътибарын юнәтте. 

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Район Башлыгы Сергей Димитриев киңәшмәне йомгаклап, Яңа ел алдыннан барлык предприятиеләр һәм учреждениеләрне үз территорияләрен бизәүдә актив катнашырга, шулай һәрбер мөмкинлекләрне файдаланып спортка мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне тартырга чакырды. Ул шулай ук: «Безнең уртак бурычыбыз — районыбыз халкы өчен куркынычсыз шартлар тудыру, шуңа күрә куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы карарга кирәк», – дип тагын бер кат басым ясады. 

Кукмарада киңәйтелгән киңәшмә узды

Киңәшмәдә шулай ук бер төркем райондашлар: җитәкчеләр, белгечләр, тренерлар, спортчылар казанышлары өчен бүләкләнде.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев