Кукмарада ир-ат үтерү белән янауда гаепле дип табылган
Ир-ат үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгәне булган 47 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны үтерү белән янауда гаепле дип тапты.
Эш материаллары буенча, быелның гыйнварында Лубян авылында яшәүче исерек хәлдәге ир-ат бергә яшәүче хатыны белән тавышка керә һәм, аның муенына пычак терәп, үтерү белән яный.
Ир-ат үз гаебен таныды.
Суд, дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, аңа шартлы рәвештә 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, сынау срогы 1 ел. Моннан тыш, хөкем ителүчене махсус органга хәбәр итмичә даими яшәү урынын үзгәртмәскә мәҗбүр итте.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев