Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.
Быелның 2 мартында 01:53 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Южная урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.
Янгын сундерүчеләр килгәндә, утынлык һәм сарайның түбәсе яна, ут ялкынының күрше корылмаларга таралу куркынычы була. Янгын сүндерүчеләрне хуҗалар каршы алып, бина эчендә кеше юклыгы турында җиткерәләр.

Янгын нәтиҗәсендә утынлык, сарай түбәсе янып бетә, якындагы торак йортның стенасы зыян күрә, гомуми мәйдан 24 квадрат метрны тәшкил итә. Һәлак булучылар юк.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Нет комментариев