Кукмарада гомер итүче хезмәт ветераны Людмила Полякова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.
Кукмарада гомер итүче хезмәт ветераны Полякова Людмила Николаевна бүген үзенең гомер бәйрәмен — 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, юбилярның туганнары, якыннары килгән иде.

Людмила Николаевнага тормышында күпне күрергә, авыр эшләрдә хезмәт куярга туры килсә дә, ул бик шат күңелле, җор телле. Юбиляр Казанда төзелешләрдә эшләгән, иң җаваплы, авыр эшләрнең берсе — кранчы булган, алга таба хезмәтен дәваханәдә дәвам иткән. Шулай ук ул парторг та булып торган. Өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, олы кызы вафат.
Бүгенге көндә юбиляр балалары, онык-оныкчыкларының кайгыртуын, кадер-хөрмәтен күреп гомер итә.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев