Кукмарада бер ир-ат ялган фирманы теркәү өчен паспортын законсыз биргәнгә суд каршына басачак
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Район прокуратурасы 32 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул юридик затны теркәү өчен документларны законсыз куллануда гаепләнә.
Әлеге ир-ат 2023 елның 1 сентябреннән 19 сентябренә кадәрге вакыт эчендә, Яр Чаллы шәһәрендә ялган компания җитәкчесе сыйфатында юридик затларны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен, үзенең паспортын җинаятьчегә тапшыра.
Соңрак аның исеменнән район территориясендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять теркәлә, әмма ул аның гамәлгә куючысы һәм җитәкчесе булмый.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше район судында карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев