Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Башларымда чиккән ак яулык» һәм «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» дигән бәйгеләр узды

Бәйгегә Кукмара һәм районыбызның төрле авылларыннан 29 кеше үз хезмәтен тәкъдим иткән иде.


Туеш мәчетендә узган шулкадәр җылы, матур бәйрәмдә булып кайттык. Биредә Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлап оештырылган «Башларымда чиккән ак яулык» һәм «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» дигән бәйгеләргә нәтиҗә ясалды. 

...Кул эшләре арасында нинди генә чәчәк-бизәкле баш яулыгы һәм кулъяулык юк! Аллы-гөлле тамбур җепләр белән чигелгән хезмәтләрне күргәч, татар әбиләре яшәгән элеккеге җыйнак кына дүртпочмаклы матур йорт, өй эчендә тимер караватка кабартып куелган мендәрләр, ике тәрәзә арасындагы стенага эленгән кызыл башлы сөлге, чигүле өстәл япмасы, кашагалар күз алдына килә. Катнашучылар әйтмешли, эх, милли бизәкле эшләнмәләргә, чыннан да, ничек сусаганбыз бит!

«Безнең дә өйдә чиккән әйберләр бик күп иде. Чөнки әниебез электән кул эшенә әвәс булды. Аның сукыр лампа яктысы астында ашъяулык, тәрәзә пәрдәсе, сөлгеләр чигеп утырганын хәтерлим. Армиягә китүче егетләргә парлы кулъяулыкларны да бик күп бүләк итте ул. Бераз үсә төшкәч, үзенең белгәннәрен әнкәй безгә дә өйрәтте. Каенсардан авылдашыбыз Ләмига апаның да яшь кызларны чигү серләренә төшендерүдә ярдәме зур булды. Тормышка чыгып, Байлангар авылында яши башлавыма да - 55 ел. Гомер буе фермада эшләдем мин. Хезмәт авыр дип тормадык, кул эшләре тотарга, утырмаларга йөрергә дә вакыт таба идек. Берсендә кичке сәгать сигезләрдә эштән кайттым да ашап-эчкәннән соң утырмага киттем. Өч сәгать эчендә шәлнең 60 юлын бәйләгән идем ул чагында. Сәгатькә күз төшерсәм, төнге беренче яртылар. Һай Аллам, эшкә соңга калам бит мин дип, өйгә йөгергәнем истә. Әгәр яратмасаң, күңел итмәсәң, энә белән җепне кулга да аласы килми ул. Ә мин исә алардан башка буш вакытымны күз алдына да китермим. Пенсиягә чыккач, әлеге шөгыльгә тагын да ныграк тартылдым. Базардан яулыклар сатып алып, шуның җете матур төсләрдәге җепләрен аерып, берсеннән-берсе матур бизәкләр чигә идем. Хәзер инде чигү җепләренең дә ниндие генә юк! Өстемдәге күлмәк һәм баш яулыгы да - үземнең хезмәт. Парлы мендәрләр ясап, аның тышын чигеп, якыннарыма бүләк итәм. Юбилейлар уңаеннан бирергә дә бик әйбәт ул кул эшләнмәләре. Авыл клубында “Ак калфак” берләшмәсе эшли. Анда мастер-класслар үткәрәбез. Кызганыч, яшьләр генә бик өйрәнергә ашкынып тормый шул. Аннары яшь кызлар башларына чиккән яулык япсалар, йөзләре ачылып китәр иде дә бит...» - ди Байлангардан килгән чигү остасы, бәйгенең җиңүчесе Гөлфия ханым Газизуллина.

Бәйгегә Кукмара һәм районыбызның төрле авылларыннан 29 кеше үз хезмәтен тәкъдим иткән иде. Кукмарадан Тәнзилә апа Фәтхуллинаның кул эшләренә дә карап кына торырлык!

«Бүгенге көндә исән-сау булган 102 яшьлек апамның кулъяулыгын, үзем чиккән баш яулыклары алып килдем. Кулъяулыкның исә үз тарихы бар. Ире сугышка киткәндә, апа әлеге кулъяулыкның бер чәчәген чигәргә өлгерми кала. Әгәр исән-сау кайтса, Зиннурыма бүләк итәр идем дип өзгәләнә. Әмма очрашулар гына насыйп булмый шул. Кулъяулыкны ул иренең абыйсына тапшыра. Тишкәләнеп, бераз саргая да башлаган әлеге кулъяулыкны әнием урынына калган газиз кешем: “Истәлегем булыр, югалтма”, - дип, миңа бирде. 1942 елгы кулъяулык бүген дә тарихи ядкәр, кадерле истәлек булып саклана. 1980 елда әнигә дә, апага да чигүле баш яулыклары бүләк иткән булганмын. Инде күпме вакыт узса да, өр-яңа шикелле алар, бер генә чәчәк-бизәге дә уңмаган. Яшьләргә күрсәтергә аларны да алып килдем», - ди ул.

46 ел район үзәк дәваханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Тәнзилә апа хәзер дә тегү-чигү эшен бик ярата икән. Үзе әйтмешли, күзлеген киеп куя да үз дөньясына кереп «чума». «1974 елда Кукмарага килен булып төшкәч, Зур Сәрдек кызларыннан чигү үрнәкләре күчереп алган идем, хезмәтләремдә һаман шуларны кулланам. Бер-берсен кабатламый торган, үзенчәлекле милли бизәкләрне чигү күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә», - ди райондашыбыз. 

Ә менә Арпаяздан Әлфинур ханым Әгълиева үзенең бер кул эшендәге чигү үрнәген кибет оекбашыннан алган булган. «Кайда нинди күңелгә ятышлы бизәк күрәм, шуны күчереп куям. Эш барышында барысының да кирәге чыга», - ди чигү остасы.

Иң яшь катнашучыларның берсе, сылу татар кызы Энҗе Мәгъсүмова белән дә сөйләштек. Зур Кукмара мәктәбенең 4 сыйныфында белем алучы кызчык бирегә әнисе Наилә ханым белән килгән. 

«Баш яулыгы чигү өчен ике атнага якын вакыт китте. Бизәген интернеттан алып, үз фантазиямне дә куштым. Мине чигәргә әнием өйрәтте. Мәктәптә “Оста куллар” түгәрәгенә дә йөрим. Быел “Ворлдскиллс” һөнәри осталык бәйгесендә фетр тукымадан ясалган картинаны тәкъдим иттем», - ди ул.

«Әнием дә, әбием дә чигү осталары иде. Хәзер исә әлеге матур гадәтне кызым белән мин дәвам итәм. Күләмле беренче хезмәтем - 10 сыйныфта чигелгән пар мендәрләр - хәзер дә өебезне бизи. Узган ел “Намазлык – йөзгә аклык” дигән бәйгедә катнашып, диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булган идем. Ә инде бу конкурста чигелгән кулъяулыгым өчен җиңүче дипломы бирделәр. Мин заказлар алып та эшлим. Чигүле намазлыкларга, ашъяулык, кулъяулыкларга сорау һәрчак зур. Кызымның да әлеге эшкә тартылуы юкка түгелдер», - ди Наилә ханым.  
 
«Башларымда чиккән ак яулык» бәйгесе җиңүчеләре: Наилә Мәгъсүмова (Янсыбы), Гөлфия Газизуллина (Байлангар), Мөнирә Шәйхетдинова (Өлге). 

«Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» бәйгесендә җиңү яулаучылар: Альмира Гайфуллина (Югары Шәмәрдән), Фирүзә Хантимерова (Адай), Чулпан Галиева (Яңа Сәрдек).
 
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе:

- Без элеккеге һөнәрләрне кире кайтару юнәлешендә зур эш алып барабыз, район мөхтәсибәте, аеруча Туеш мәчете белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Милли рухтагы бәйрәмнәр оештыру да бик кирәк. Әнә бит катнашучыларның кайсын гына алма, ничек матур итеп киенгәннәр. Башларында – калфак, өсләрендә – милли бизәк чигелгән күлмәкләр. Бәйгеләрне игълан иткәч, арада: “Мин чигә белмим, минем вакытым юк”, - диючеләр дә булды. Күз курка, кул эшли ул. Залда никадәр хезмәт, күпме чигелгән кул эше урын алды. Без әлеге хезмәтләрдә үзебезнең тарихны күрәбез. Борынгы гореф-гадәтләребезне кайтару йөзеннән әбиләребезнең сандык төбендәге кул эшләрен яңартып, алар үрнәгендә үзебез дә кулъяулык һәм баш яулыклары чигү – күркәм гамәл. Боларның барысы да гаилә ядкәрләрен киләчәк буыннарга тапшыру, миллилекне югалтмау, аны саклау өчен эшләнә. 
 
Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, район имам-мөхтәсибе:

- Мондый төр чараларга яшьләрне, балаларны да җәлеп итү мөһим. Җәйге каникуллар чорында кул эшләреннән күргәзмә ясау шулай ук яхшы булыр. Абыстайлар балаларга чигү тарихы, борынгы кул эшләре турында сөйләсәләр, бәлки яшь кызларыбыз да чигү белән кызыксынып китәр. Ак яулыклы әби, дибез. Ни өчен ак яулыклы кыз яисә ак яулыклы килен, ханым түгел соң? Гарәп, төрек фильмнарын карап, андагы геройлар шикелле киенергә, яулык ябарга теләүчеләр аз түгел. Үзебезнең калфак-яулыклар, күлмәкләр дә бик матур бит! Моны без үз мисалыбызда киләчәк буынга күрсәтергә тиеш. Алдагы елларда бәлки “Чиккән чапан” бәйгесе игълан итәрбез. Хәзрәтләр үзебезнең татар кызлары чиккән киемне, һичшиксез, зур горурлык белән киеп йөриячәк.  

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk