Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада алты шофер исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән

Суд карары буенча исерткеч эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә иткән өчен гаепләнүчеләр 30 мең сум штрафка тартыла, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.

Кукмарада алты шофер исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән. Бу хакта районның Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

3 октябрьдә 15.15 сәгатьтә Герасимов фамилияле райондашыбыз GEELY автомобиле белән идарә итүне исерек хәлдәге гражданин Яковлевка тапшыра. Кукмара шәһәренең Гагарин урамында аларны инспекторлар туктата. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә. Гаепләнүче суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. 

17 октябрьдә 22.51 сәгатьтә Киров өлкәсендә яшәүче Мөбарәкшин фамилияле ир-ат Кәчимир авылының Татарстан урамында исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә Volkswagen Jetta автомобилен йөртә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 0,511 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. 

19 октябрьдә 02.30 сәгатьтә Афанасьев фамилияле Кукмара районы кешесе «Кукмара-Шәмәрдән-Нырья-Иштуган» автоюлының 10нчы чакрымында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган хәлдә (авызыннан алкоголь исе килү, сөйләме бозылу һәм башкалар) Лада Калина автомобилен йөртә. Ул медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Суд утырышында үз гаебен таный. 

21 октябрь көнне 22.45 сәгатьтә Габидуллина фамилияле райондашыбыз исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Вахит авылының Беренче май урамында Hyundai Solaris автомобилен йөртә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә. Гаепләнүче суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. 
5 ноябрь көнне 18.51 сәгатьтә Данилов фамилияле райондашыбыз исерек хәлдә Кукмара шәһәренең Магистральный урамында LADA-212140 автомобилендә йөри. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 0,911 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышына килмәү сәбәпле, аның эше үзеннән башка карала. 

13 ноябрьдә 13.45 сәгатьтә Фәезов фамилияле Кукмара районы кешесе исерек хәлдә Кукмара шәһәренең Почта урамында Opel Astra автомобилен йөртә. Алкотестер приборы белән тикшергән вакытта тест уңай нәтиҗә күрсәтә: организмда 1,397 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен таный. 

Суд карары буенча исерткеч эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә иткән өчен гаепләнүчеләр 30 мең сум штрафка тартыла, шулай ук 1,6 елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.

фото: районның Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев