Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 39 яшьлек рецидивист урлаган өчен ирегеннән мәхрүм ителгән

Ир исерек килеш танышының чалбар кесәсеннән акча урлый.

Район прокуратурасы элек тә берничә тапкыр хөкем ителгәне булган 39 яшьлек кукмаралыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне урлауда гаепле дип тапты.

2013 елның 28 июнендә ир исерек килеш Кукмара шәһәрендәге «Заря» кунакханәсенең бер бүлмәсендә танышының чалбар кесәсеннән акча урлый. Шул вакытта зыян күрүче уяна һәм җинаятьчегә комачауларга омтыла, тик тегесе көч белән акчаны ала.

Ир үз гаебен тулысынча таныды һәм зыян күрүчегә урланган 11 мең сум акчаны кире кайтарды.

Җинаятьләрнең кабатлануын исәпкә алып, суд гаеплене 6 ел һәм 11 айга ирегеннән мәхрүм итеп, махсус режимлы төзәтү колониясенә билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk