Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 32 яшьлек ир-ат җинаять турында ялган донос өчен хөкем ителгән

2022 елның 20 маенда хөкем ителүче аның паспорты буенча берәүнең 2021 елның октябрендә «Счастливые люди» микрозайм оешмасында 15 мең сум күләмендә займ рәсмиләштерүе турында полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Кукмара районы прокуратурасы Березняк авылында яшәүче 32 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне җинаять турында белә торып ялган сөйләүдә гаепле дип тапкан.

2022 елның 20 маенда хөкем ителүче аның паспорты буенча берәүнең 2021 елның октябрендә «Счастливые люди» микрозайм оешмасында 15 мең сум күләмендә займ рәсмиләштерүе турында полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында аның полиция хезмәткәрләрен алдалавы ачыкланган - әлеге компания офисында ул займны үзе шәхсән рәсмиләштергән.

Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды. Суд аңа ике ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт кеременә тотылып калыначак.

Хөкем карары законлы көченә керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев