Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара суды мошенниклыкта гаепләнүче ир-атка хөкем карары чыгарды

Ир-ат үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 36 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны мошенниклыкта гаепле дип тапкан.

Эш материалларына караганда, 2024 елның 19 августында көндез Кукмара шәһәрендә исерек хәлдәге бер ир-ат узып баручыдан шалтырату өчен телефон сораган. Шуннан соң, җинаятьче мобиль җайланманы алып качкан. Әлеге кешегә ул 13 мең сумнан артык зыян китергән.

Ир-ат үз гаебен таныды, урланган телефон хуҗасына кайтарылды.

Суд гаеплегә, шундый ук сынау срогы белән, шартлы рәвештә сигез ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6