Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында юл һәлакәтендә машина йөртүче белән пассажир зыян күрә

Юл һәлакәте Өлге авылы янындагы трассада була.

Кукмара районында җиңел машина юл читенә чыгып оча, һәлакәт вакытында йөртүче һәм пассажир зыян күрә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Юл һәлакәте 6 октябрь көнне 10.20 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара машина юлының 60 чакрым+900 метр ераклыкта Өлге авылы янында була.

«Хәрәкәт иткән вакытта “Лада Веста” автомобиль йөртүчесе идарәне югалта һәм машина юл читенә чыгып оча», - дип аңлаттылар ЮХИДИдә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән 1982 елгы шофер һәм аның 1985 елгы пассажиры район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев