Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләр үзара салым турында: башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, күңел сөенә

Узган ел Чишмәбаш авылында җыелган акчага аргы як урамына чыга торган күпер ясалган, ике янгын гидранты сатып алынган, шулай ук “Чиста су” программасына кертү өчен проект эшләүгә дә шактый акча тотылган, кышкы чорда урамнарны кардан чистарту өчен дә акчалар калдырылган.

 Зур Сәрдек җирлегенә керүче Чишмәбаш авылында да үзара салым кертү буенча референдумга халык теләп, бердәм булып килә. Тавыш бирүчеләр арасында яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә шактый. 

Узган ел әлеге авылда халыктан җыелган һәм дәүләттән дүрт өлеш күбрәк итеп бирелгән 1 миллион 325 мең сум акчага шактый эш башкарылган. Биредә авылның аргы як урамына чыга торган күпер ясалган, ике янгын гидранты сатып алынган, шулай ук “Чиста су” программасына кертү өчен проект эшләүгә дә шактый акча тотылган, кышкы чорда урамнарны кардан чистарту өчен дә акчалар калдырылган.

- Без үзара салымны гаиләдә дүрт кешегә түлибез, -ди Чишмәбашта яшәүче Хантимеров Расим Әхмәдулла улы. - Бер елны да референдумда тавыш бирүдән читтә калганыбыз юк, үзебез өчен бит, дип сөенеп барабыз. Чыннан да, программа эшли башлаганнан бирле, авылда шактый күп үзгәрешләр булды, башкарылган эшләрнеңн нәтиҗәсен күргәч, күңел сөенә. Урамнар төзекләндерелә, быел күперле дә булдык. Киләчәккә дә планнар зурдан. Боларның барысы да халыкның тормышын тагын да яхшырту өчен эшләнә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан референдум самообложение2019 добровольно