Бу хәл Лубян авылында була.
Кукмара районында яшәүче бер ир наркотик саткан өчен өч елга колониягә эләккән. Бу хакта Кукмара район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«32 яшьлек ир-ат узган елның 31 октябре, 5 ноябрендә Лубян авылының Ленин урамында урнашкан йортларның берсендә элек сатып алынган наркотик чаралары саткан. Ул аңа кадәр дә хөкем ителгән булган», - дип сөйләделәр судның матбугат хезмәтендә.
Ир үз гаебен таныган. Суд аны, өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләгән.
Фото: «Татар-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев