Ачыкланганча, машина йөртүче яр буена якын туктаган булган
17 сентябрь көнне 16.40 сәгатьтә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена Мәмәшир авылы янында Бөр елгасына машина төшеп китү турында хәбәр килеп ирешә.

Балчык ишелү нәтиҗәсендә, яр буена туктаган машина тагын бер пассажиры белән суга төшеп каплана.

Бәхетсезлек очрагында ике кеше һәлак була. Икесе дә әлеге җирлек кешеләре.
Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев