Кукмара районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланды

Татарстан буенча барлыгы 39 яңа очрак расланган.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның ике яңа очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 39 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ». 

Яңа инфекцияле кешеләр күбрәк Казанда теркәлгән-26. Яшел Үзән районында-3, Кукмара һәм Питрәч районнарында-икешәр, Әтнә, Буа, Биектау, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш районнарында – берәр.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 4310 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3128 кеше сәламәтләнгән. 

Фото: «Татар-информ»
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев