Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

Кукмара районында соңгы тәүлектә Covid-19ның бер яңа очрагы расланган. Татарстан буенча соңгы тәүлектә барлыгы 41 авыручы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 2 кеше хастаханәгә озатылган, калган 39 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 21, Яр Чаллы һәм Саба районнарында - 2шәр, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч районында – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4472 очрагы расланган. 3309 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев