Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 50 490 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 848 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан. 18 яшькә кадәрге балалар – 94 кеше. 72 кеше дәваханәгә салынган, 776 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 453, Яр Чаллыда - 99, Түбән Кама районында – 54, Зәй районында – 43, Яшел Үзән районында – 26, Арча, Биектау районнарында – 15, Алабуга районында – 12әр, Теләче районында – 10, Кайбыч районында – 9, Спас районында - 7, Әтнә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнарында – 6, Лаеш районында – 5, Балтач районында – 4, Азнакай, Әлмәт, Кама Тамагы, Кукмара, Норлат, Ютазы районнарында - 2, Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Бөгелмә, Бөгелмә, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 50 490 очрагы теркәлгән, 39 465 кеше терелгән, шул исәптән 117 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев