Кукмара районында җиде кешедә коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында җиде кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 58 764 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 1 514 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

18 яшькә кадәрге балалар – 128 кеше. 102 кеше дәваханәгә салынган, 1 412 кеше өйләрендә дәвалана.

Меңгә якын очрак — 982 — Казанга, тагын 145 — Чаллыга, 122 — Түбән Кама районына туры килә. Аннары рейтингта Әлмәт районы — 25, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары — 23, Теләче районы — 21. Гомумән алганда, яңа пациентлар Татарстанның 37 районында теркәлгән. Кукмара районында җиде кешедә коронавирус очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 58 764 очрагы теркәлгән, 41 654 кеше терелгән, шул исәптән 630 - узган тәүлектә.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев