Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында чыккан янгын шәхси йортка зыян салган

Янгын Лубян авылында була.

Кукмара районында чыккан янгын шәхси йортка зыян салган. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә. 

15 гыйнвар көнне 10.49 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Лубян авылының Ленин урамында йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы алып, өй эчендә кешеләр юклыгын һәм йортның бер почмагы януын хәбәр итә. Утның алга таба таралу куркынычы була. 

Янгын нәтиҗәсендә 1 квадрат метр мәйданда торак йортның бер почмагына зыян килә. 

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев