Кукмара районында буран көтелә, күз күреме 2 чакрымга кадәр начарланачак
Синоптиклар кискен җил булыр дип фаразлый.
Кукмара районында 10 мартта һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.
Күк йөзе аязучан болытлы булачак. Төнлә бераз кар явачак, урыны белән буран булыр, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланыр дип фаразлана.
Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә термометр баганасы -16 градустан алып 21 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы -14тән алып -15 градуска кадәр, төньякта -21 градуска кадәр булачак.
Юлларда бозлавык.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев