Кукмара районында биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә айлык пособие каралган
Ул Татарстан Республикасында җан башына һәм гаиләнең җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы зурлыгы арасындагы аермага тигез күләмдә бирелә.
Быелның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие түләнә. Ул Татарстан Республикасында җан башына һәм гаиләнең җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы зурлыгы арасындагы аермага тигез күләмдә бирелә.
Айлык пособиене билгеләү өчен, гариза бирүче түбәндәге документлар тапшырырга тиеш:
- банк яисә башка кредит оешмасында ачылган исәп-хисап счетының реквизитларны күрсәтеп, айлык пособиене билгеләү өчен гариза;
- пособие алучының һәм аның гаилә әгъзаларының керемен раслаучы документлар.
18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк балалы, составында инвалид яисә инвалид балалар булмаган гаилә әгъзаларына айлык пособие алар белән социаль контракт төзелгән очракта түләнә.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев