Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы трассаларында кар чистартуда 19 юл машинасы җәлеп ителгән

Районда Кукмара юл төзелеш-ремонт участогы чистарта торган юлларның озынлыгы 378 чакрымны тәшкил итә.

Кукмара районы территориясе аша узучы 378 чакрым юлны кардан чистарту, куркынычсыз хәрәкәт итүне тәэмин итү өчен 19 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Бу хакта «Татавтодор» җәмгыятенең Кукмара юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Зарипов хәбәр итте.

«Район юлларында имин һәм тоткарлыксыз йөрүне тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелә. Кардан чистартуда 40ка якын хезмәткәр, 19 берәмлек техника - җиде катнаш юл техникасы, дүрт МТЗ таркторы, өч автогрейдер, өч төягеч һәм ике бульдозер эшли», - дип билгеләп үтте Рөстәм Зарипов.

Ул шулай ук участок хезмәткәрләре тарафыннан автобус павильоннарын, металл киртәләрне, юл кырыйларын кардан чистарту, кар тоту максатыннан бульдозерлар белән карда траншеялар ясау һәм башка эшләр дә башкарыла, дип сөйләде. Куркынычсызлык максатларында текә күтәрелешләрдә комлы савытлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев