Кукмара районы прокуратурасы 250 экстремистик сайтны ябуны сорый
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы 250 экстремистик сайтны ябуны сорый

Интернет-ресурсларда Россия Федерациясендә тыелган видеоязмалар һәм аудиофайллар урнаштырылган.

Кукмара районы прокуратурасы 250 экстремистик сайтны ябуны сорый. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Күзәтчелек ведомствосы социаль челтәрне күзәтү барышында экстремистик эчтәлекле аудиофайллар һәм видеоязмалар урнаштырылуын һәм аларны һәр кулланучы карый алуын ачыклаган.

Прокуратура Элемтә өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә тыелган эчтәлектәге сайтларны ябу өчен материаллар җибәргән.

Татар-информ


Нет комментариев