Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы авылында ут йорт белән сарайны юк иткән

Бүген көндез Каенсар авылында янгын чыга.

Кукмара районы авылында ут йорт һәм сарайны юк итә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген 12.16 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Каенсар авылының Һади Такташ урамында клуб янындагы торак йортның януы турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга 117нче янгын часте хезмәткәрләре килә. Бу вакытка ут инде торак йортны колачлап алган һәм түбә, ишегалды корылмаларына таралган була. Янгынның күрше йортларга да күчү куркынычы яный.

Нәтиҗәдә, 140 квадрат метр мәйданда йорт һәм сарай юкка чыга.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Фото: 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев