Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан рецидивист административ күзәтчелек таләпләрен бозуда гаепләнә

Аңа 4 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә булу җәзасы билгеләнде.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән кукмаралыга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (суд тарафыннан билгеләнгән җәмәгать тәртибенә каршы административ хокук бозу белән бәйле административ чикләүләрне берничә тапкыр бозу).

Эш материаллары буенча, гаепләнүче, административ күзәтчелек астында булганда, суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне берничә тапкыр боза. Әйтик, 2022 елның август һәм сентябрь айларында ир-ат ике тапкыр төнлә белән яшәү урынында булмый, шул рәвешле тиешле таләпне үтәми.

Моннан тыш, 2022 елның ноябрендә төнлә белән полиция хезмәткәрләре гаепләнүчене җәмәгать урынында исерек килеш тоткарлый һәм административ җаваплылыкка тарта.

Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Аңа 4 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә булу җәзасы билгеләнде.

Хөкем карары үз көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев