Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Равия Ярмиева: «Балаларны сөендерү — зур савап»

Кукмара районыннан Равия Ярмиева ел саен 40лап малай-кызга шатлык бүләк итә.

Киң күңеллелек, кунакчыллык кебек сыйфатлар елдан-ел кими бара, дисәк тә, барлык туганнарының, күрше-күләннең балаларын үз өенә җыеп, алар өчен бәйрәм тамашасы үткәрүчеләр дә бар арабызда. Кенәбаш авылында яшәүче Равия ханым Ярмиева әнә шундыйлардан. 

«Мин үзем — Хасановка авылы кызы. Без кечкенә вакытта кышкы каникул көннәрендә ел саен әниләр балалар өчен бәйрәм ясый иде. Бер көнне — бер өйгә, икенче көнне икенчесенә кереп, чәйләр эчкәнне, шигырьләр сөйләгәнне хәтерлим. Еллар узган саен, әлеге матур традицияне Кукмарада яшәүче апам да дәвам итте. Ул да балаларны үзенә чакыра иде. Үземнең дә улым һәм кызымның рәсемнәр, кыш темасына кул эшләре ясап алып барганнары истә. Пенсиягә чыккач, мин дә шулай өебездә бәйрәм оештырачакмын, дидем һәм сүземдә тордым. 2019 елдан бирле ел саен якыннар белән бергә җыелып, гөрләшеп алабыз. Кыш бабай, Кар кызын, алып баручыны чакырам, балаларга күчтәнәч пакетлар әзерләп таратам, үз осталыкларын күрсәтүчеләргә дә бүләкләр бирәм. Һәр балага лотерея билетлары өләшеп, шуларны да уйнатабыз. Соңыннан өстәл артына утырып, тәм-томнар белән сыйланабыз», — ди Равия апа.

Әңгәмәдәшем бәйрәмдә балаларга өләшү өчен бүләкләрне бер ел алдан әзерли башлый икән. 

«Кибеткә кергән саен үземә ошаган уенчык, кечкенә машина, курчак, пазл, чәч каптырмасы ише әйберләр күрәм икән, алып кайтам да, һәрберсен капларга тутырып, аулак урынга куям. Бәйрәмгә кадәр алар шунда саклана. Балаларны сөендерү өчен күп кирәкми, аның каравы йортка бәрәкәт килә, күңелгә рәхәтлек иңә. Беренче елда ук ике сыерыбыз да бер-бер артлы игезәк бозаулар алып кайтты, 2021 елда кабат ике бозаулы булдык. Терлек асраучы кеше өчен нинди зур бәхет бит ул! Аннары балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә килә. Рәхәтләнеп аралашу, сөйләшеп утыру, туганлык, дуслык җепләрен ныгыту өчен дә әлеге очрашуның файдасы зур», — ди ул. 

Равия апа Ярмиева әлеге авылга 1989 елда килен булып төшә. Кукмарадагы һөнәри-техник училищеда пешекче һөнәрен үзләштергән кызны практика узу өчен күмәк хуҗалык ашханәсенә җибәрәләр. Кулына диплом алгач та, хуҗалык рәисенең чакыруы белән бирегә кайта ул. Шунда булачак тормыш юлдашын очрата да инде.

«Җиде ел очрашып йөргәч, Кенәбаш авылы егете Ханнанга кияүгә чыктым. Ходайга мең шөкер, бүгенге көндә дә бер-беребезне хөрмәт итеп, бик матур яшибез. Кыз һәм ул тәрбияләп үстердек. Рәзиләбез Арпаяз егетендә тормышта, ике балалары үсеп килә. Рифнурыбыз күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйды, бүгенге көндә пар канаты белән Кукмарада яши, шунда эшли. Мин беркайчан хезмәттән курыкмадым, сыер савучы, лаборант вазыйфаларын башкардым, бозаулар да карадым. Соңгы елларда авылда почтальон булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыктым. Әмма хәзер дә тик тормыйм, иминият агенты эшен алып барам. Ханнан исә күмәк хуҗалыкта эшли», — ди Равия апа.

Ярмиевлар гаиләсе мал-туарлар асрап, үз көчләре белән тырышып дөнья көтә. 

«Мин хәтта сыерларны да аппарат ярдәмендә түгел, кул белән савам, бер авырлыгы юк. Бозауларыбыз бар, элек сарык маллары да тота идек, хәзер аларны бетердек. Аның каравы җәй көне кош-кортны күпләп алабыз. Мин табигатьтә йөрергә дә бик яратам. Быел йөз банкага якын гөмбә тозладым, күп итеп мәтрүшкә, гөлҗимеш җыеп киптердем, иммун системасын ныгыту өчен миләш белән әфлисун, бал һәм балан кушып әзерләнгән кайнатмалардан да өзелгән юк. Тормышлар бик рәхәт, алга таба да иминлектә, муллыкта, кешеләргә сөенеч бүләк итеп яшәргә язсын», — ди хуҗабикә.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев