Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында төнлә мунча янган

Янгын Березняк авылында чыккан.

31 августта 00:25 сәгатьтә Кукмара районының Березняк авылының Ленин урамындагы шәхси мунчада янгын чыккан. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итте.

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча бөтен мәйданы буенча ачык ут белән яна торган була, аның йортка һәм күршедәге гаражга күчү куркынычы да яный. Янгын сүндерү подразделениеләре кыска вакыт эчендә ачык утны сүндерә һәм күрше корылмаларга күчәргә юл куймый. Янгын нәтиҗәсендә 25 квадрат метр мәйданда бүрәнә мунча кара күмергә әйләнә. Һәлак булучылар һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Бина иминиятләштерелгән. Янгынның башлангыч сәбәбе - җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының дөрес төзелмәве һәм төзек булмавы», - диде Илмир Хәбибрахманов.

Янгын сүндерүгә барлыгы 36 кеше һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителгән.

«Янгын чыкканда, кичекмәстән: шәһәр (стационар) телефон аша – 01, кәрәзле (нинди оператор булуына карамастан) телефон аша  101 номерына шалтыратырга кирәк», - дип искәртте 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев