Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ир-атны абыйсын кыйнаган өчен хөкем итәчәкләр

Ир-ат үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул корал сыйфатында кулланыла торган предмет кулланып, сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 2025 елның 3 апрелендә төнлә ир-ат, Кукмарада үз өендә абыйсы белән спиртлы эчемлекләр эчә. Ниндидер мизгелдә алар арасында низаг килеп чыга һәм гаепләнүче пычак белән абыйсының корсагына бер тапкыр кадап, сәламәтлегенә авыр зыян китерә.

Ир-ат үз гаебен таныды. 

Җинаять эше карау өчен район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев