Кукмара районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Бүгенге көндә эшнең 50 проценты башкарылган.

Кукмара районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Әсән-Елга авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Модуль инде монтажланган, нигезгә урнаштырылган. Хәзерге вакытта ишек-тәрәзәләр куела, сантехника монтажлана.

Ятмас-Дусай фельдшер-акушерлык пунктын халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү республика программасы буенча төзиләр.

Бүгенге көндә эшнең 50 проценты башкарылган. Төзүчеләр бинаның эчен эшлиләр һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.

Кукмара районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә

фото: район үзәк дәваханәсе

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев