Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчене чит кеше картасыннан акча тоткан өчен хөкем иттеләр

Картаны танышы тапкан һәм гаепләнүчегә тапшырган.

Кукмара район суды тарафыннан урлау, ягъни банк счетыннан чит кешенең милкен яшерен үзләштерү буенча җинать эше каралды. Бу хакта район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елның ноябрь аенда район кешесе үз йортының подъезды янында банк картасы таба. Ул аның хуҗасын картада күрсәтелгән исем һәм фамилия буенча таный. Шуннан соң аның ишеген шакый, ләкин аңа беркем дә ачмый. Картаны курткасының кесәсенә салып, ул үз эшләре буенча китә. Аннары районыбызның күп тапкыр хөкем ителгән гражданины белән очрашып, аңа бергәләп спиртлы эчемлек эчәргә тәкъдим итә. Алар кибеттән алкоголь сатып алалар, ә югалган карта белән элек хөкем ителгән район кешесе түли, чөнки танышы аңа картаны тапшырган була. Әлеге картадан барлыгы 3685 сум 96 тиен түләнә.

Нәтиҗәдә Кукмара район судының карары нигезендә берничә тапкыр хөкем ителгән гражданин урлауда гаепле дип танылды, һәм аңа 8 ай сынау срогы белән 8 ай шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Шулай ук хөкем ителүчегә дәүләт органына хәбәр итмичә, даими яшәү урынын үзгәртү, 22 сәгатьтән иртәнге сәгать 6га кадәрге вакыт аралыгында аннан китү тыела (әгәр бу аның хезмәт бурычларын үтәү белән бәйле булмаса).

Хөкем карары законлы көченә керде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев