Кукмара районында быел 589 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында быел 589 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керә

Бүген 1 сентябрь — Белем бәйрәме.

Бүген 1 сентябрь — Белем бәйрәме. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар мәктәпләргә ашыга. Барысы да шундый матурлар, карап кына торырлык! Хәерле сәгатьтә, балалар!

Кукмара районында быел 589 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керә

Районда быел 589 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керә. Күппрофильле лицейда исә беренчеләр — 104. Алар дүрт сыйныфка бүленеп (берсе — инженерлык сыйныфы, — авт.) укыячак. 

Кукмара районында быел 589 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керә

Бәйрәм тантанасына җыелган укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне әлеге истәлекле көн белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар котлады. 

Кукмара районында быел 589 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керә

Фото: Алсу Саляхутдинова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев