Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы хәрби комиссары: Офицерлар бүгеннән тәрбияләнә

Гвардия майоры Альберт Гомәров хәрби юнәлештәге уку йортларында белем алуның өстенлекләре турында сөйләде.

Россиянең югары һәм урта хәрби уку йортлары ул — яшь егет-кызлар өчен тормыш мәктәбе генә түгел, көчле, акыллы, белемле, үз-үзләренә нык ышанган, каршылыкларга әзер булган офицерлар әзерләү урыны да. 

Хәрби югары уку йорты түләүсез белем алу, гарантияле эшкә урнашу, тотрыклы акчалата тәэмин ителеш, карьера үсеше мөмкинлеге бирә. Курсантлар торак, туклану, махсус кием, медицина хезмәте күрсәтү белән тәэмин ителәләр, беренче курстан ук инде бердәм коллективның бер өлеше булалар, чыныгу алалар. Заманча белем бирү хәрби юнәлешне генә түгел, инженер, техник, гуманитар әзерлекне дә үз эченә ала. Диплом алганнан соң, офицер исеме, гарантияле эш урыны булу турында да онытмаска кирәк. 

Бүген Россия төрле өлкәләрдә (инженерлык, техниктан алып медицина, авиация һәм диңгезгә кадәр) хезмәт кую өчен акыллы, кыю, тәвәккәл офицер — белгечләргә мохтаҗ. Хәрби уку йорты ул — институт кына түгел, ә һәркем иптәшенең җилкәсен тоя торган гаилә, тәртип, намус һәм иртәгесе көнгә ышаныч. 

Безнең бүгенге армия иң заманча техника белән җиһазландырылган, яңа юнәлешләр — элемтә, киберкуркынычсызлык, пилотсыз системалар белән идарә итү, медицина, авиация, флот, галәм (космос) буенча укыту алып барыла. Анда Россиягә хезмәт итәргә әзер булган акыллы, кыю, максатчан яшьләр кирәк. 

Хөрмәтле әти-әниләр, әгәр ул-кызыгыз язмышын армия белән бәйләргә уйлый икән, аларга теләктәшлек күрсәтсәгез иде. 

Хәрби уку йортларына кабул ителү, таләпләр турында тулырак район хәрби комиссариатында белергә мөмкин. Белгечләр документларны рәсмиләштерергә һәм беренчел сайлап алуны үтәргә ярдәм итәчәк.

Альберт Гомәров, гвардия майоры, район хәрби комиссары

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев