Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы мәктәпләре “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-бәйгесендә катнашты

Фестивальнең төп максаты укучыларда эстетик һәм рухи тәрбия үсешен арттыру.

Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесендә районыбызның А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицее, К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе, Янил урта мәктәбе, Пычак урта мәктәбенең театр коллективлары катнашу бәхетенә ия булды. 

Фестиваль Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россия Федерациясендә укытучы һәм остаз елы уңаеннан үткәрелә.

Районыбызның театраль коллективлары Бөек Ватан сугышы, әхлакый-тәрбияви темаларны яктырткан спектакльдән өзекләрне күрсәттеләр.

Коллективларның эшенә жюри әгъзалары югары бәя бирде. Яшь артистларга Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм Илфак Хафизовтан осталыкны арттыру буенча киңәшләр бирелде. Һәр коллектив Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: Район Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев