Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы гуманитар ярдәмне илтте
Бу юлы солдатларга гомуми кирәк-яраклар, шәхси посылкалар, 23 Февральгә бүләкләр, шулай ук 10нчы автомунчаны җибәрделәр.
Шушы көннәрдә Кукмара районыннан махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәмнең чираттагы 46нчы партиясен илттеләр. Аны район башлыгы Сергей Димитриев озата барды.
Бу юлы солдатларга гомуми кирәк-яраклар, шәхси посылкалар, 23 Февральгә бүләкләр, шулай ук 10нчы автомунчаны җибәрделәр.
«Хәрбиләргә җибәрелгән һәр гуманитар йөк — безнең Җиңүгә керткән уртак хезмәтебез. Без алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Солдатларга алып барган һәр әйбер аларга туган йортның җылысын тоярга булыша. Гуманитар ярдәм битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары көче белән туплана. Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән, матди яктан ярдәм иткән һәм һәр көнне Ватан хакына хезмәт иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм!» – дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кукмара районыннан барлыгы 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев