Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара керәшеннәре Казанда концерт куйды

Керәшеннәр айлыгы «Талантларың чиксез, туган җирем!» дигән концерт программасы белән төгәлләнде.

Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге быел Татарстанда яшәүче керәшеннәр мәдәнияте айлыгын уздыру буенча махсус проект башлап җибәргән иде.

Аның кысаларында апрель ае кукмаралыларга бирелде. Ай дәвамында социаль челтәрләрдә фольклор ансамбльләр, керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, милли ашлары, күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар бирелде, туган җирнең гүзәллеге чагылдырылды.

«Керәшеннәр айлыгын җырчы Җәкәү йортында “Талантларың чиксез, туган җирем!” дигән концерт программасы белән тәмамладык. Анда Югары Чура авылының “Карендәшләр”, “Тәңкәләр” фольклор ансамбльләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында оешкан җыр-бию төркемнәре катнашты. Шулай ук “Асылъяр” кызлары керәшен биюе башкарды, ә инде “Баламишкин” гармунчылар ансамбле керәшен халык җырларыннан тезмә уйнады. Аерым җырчыларның, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның да җырлары көчле алкышларга күмелде», - ди район Мәдәният йорты режиссеры Рамил Сәлахетдинов.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясап, Кукмараның күпмилләтле район булуын, анда һәркемнең дус-тату яшәвен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. «Ак Барс Холдинг» компаниясенең генераль директоры, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров исә айлыкны оештыручыларга, концерт программасын әзерләүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фото: Динара Хабибуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев