Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күршем Хәким кереп, хәбәр җиткерде: Улым лотереягә «Запорожец» машинасы откан

Улының Янилдә механизаторлыкка укып йөргән чагы.

1965 еллар. Билетны үзе белән алырга куркып, ышанычлы урынга яшергән, беркем дә тапмас дип ышандырды. Әйдә, машинаң белән барып, отышлы билетны гына алып кайтыйк әле. Сине буш итмәм”, - дигәч, бу хәбәргә бик үк ышанып бетмәсәм дә, тыңламый булдыра алмадым. Күрше хакы – Алла хакы, дип булышырга алындым.
Улының Янилдә механизаторлыкка укып йөргән чагы. Кукмарадан өчәүләп чыгып киттек. Кыш көне трактор юлы гына бит. Туганнары янына Сәрдек авылына кереп, анда мактандык, сыйландык. Янилгә көч-хәл белән килеп кердек. Малае тиз генә матрас астына яшергән билетын тотып чыкты. Аннары кибеттән кирәкле әйберләр алдык. Кукмарага кайткач, ресторанда әйбәтләп кенә машинаны “юдык” та тизрәк өйгә кайтып, ул бәхетне үз күзләребез белән күрү өчен газетаны карый башладык. Күрәм, малайдан җилләр исте, шул арада юк булды. Әтисенең холкын белгәнгә, бер ай өйләренә кайтмыйча йөрде, Янилдә генә ятты. Яшь чак – юләр чак, дисәләр дә, машина оттым дип, ул кадәр үк алдаларга кирәк түгел иде. Нишләтәсең бит, каеш белән ярсаң да, акыл керми, аны сатып алу мөмкин түгел. Шаяруның да чиге булырга тиештер...
Хәкимнең машина отканы күпләргә ишетелде. Аның исемен телгә алганда, “Кайсы Хәким, теге машина отканмы?” - дип сорый башладылар. Әлеге сүзләрне әйткән кеше Хәкимнең күрә алмаган дошманына әверелә барды.
Бу язманың геройлары күптән инде якты дөньяда юк, хатирәләрдә генә калды.

Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев