Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 66 яңа очрагы ачыкланган.
Күрше Балтач һәм Саба районнарында тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның өч очрагы расланган. Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 66 очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«15 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана (аларның җиңел яки симптомсыз формасы), 9 очрак — читтән кертелгән, ә 57се авырулар белән элемтә нәтиҗәсендә», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.
Кукмара районында тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлану ачыкланмады.
фото: «Татар-информ»
Нет комментариев