Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә райондашыбыз 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
Нурания Галимова өйдә алдан тавыш бирде.
Бүген, 1 июль – Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көнендә Киндеркүл авылында яшәүче Галимова Нурания Гыйләҗ кызына 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән котлап Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина килде.
«Документта Нурания дип язылса да, без аңа Миңнур апа дип эндәшәбез. Ул 40 елдан артык фермада эшләде, сыер сауды, бозаулар карады. Кызы Әлфинур Сабирова безнең коллегабыз иде, 32 елга якын Манзарас авыл җирлеге башкарма комитетында сәркәтип вазыйфасын башкарды», - диде ул.
«Әни бик тырыш кеше иде, өч бала үстек. Әтиебез дә гаҗәеп әйбәт кеше иде, кызганыч, 42 яшендә йөрәк белән кисәк кенә үлеп китте. Шуңа күрә әти иртә киткәч, без әнигә гел озын гомер теләдек. Әни үзе дә һәркемгә бик миһербанлы булды, кемгә нинди эш белән булышасы, ярдәм итәсе бар –иренмәде бер дә. Инде яшьтәшләре, күрше-тирәдәге бергә гомер иткән апалар барысы да вафат булдылар. Ул аларның һәрвакыт хәлен белде, өйләрендә балалары булмаганда чәен куеп эчертте, соңгы юлга озатты. Шуңа да Аллаһе Тәгалә аңа озын гомер биргәндер дә. Безне дә шундый итеп үстерде. Инде лаеклы ялда булсам да, хәзер дә хезмәтем өчен рәхмәт әйтүчеләр күп. Бик сөенәм. Халык файдасына эшләдек шул. Әнием гомер буе Киндеркүлдә яшәде, шунда туды, шунда 90 ел гомер итте. Энем гаиләсендә, төп йортта тыныч картлыгын кичерә. Бик тәрбиялиләр үзен. 25 июньдә әнием янына сайлау комиссиясеннән вәкилләр килде, илнең Төп законына кертеләчәк төзәтмәләр буенча үз тавышын бирде», - диде Әлфинур ханым Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев