Соңгы яңалыклар

Казна, әбәт, гәҗит, вакыт

Пычак, Арпаяз, Әсән-Елга авылы апалары: “Әндри әбәтенә туктап алыйк инде”, - дип еш кабатладылар.

Мәктәптә укыганда җәйге каникулларда безне колхозга төрле эшләргә чакыралар иде. Пычак, Арпаяз, Әсән-Елга авылы апалары: “Әндри әбәтенә туктап алыйк инде”, - дип еш кабатладылар. 
Әнием – Зур Кукмараныкы. “Әндри әбәте” сүзен мин үз әниемнән түгел, нәкъ менә “Әсәнбаш” колхозы кешеләреннән ишеттем.
Бала-чага әти-әнисен акча сорап интектерә башласа: “Әндри казнасы бар дип белдеңме әллә миндә?” - дип ачуланып ташлаганнары исемдә.
Минем 1966 елгы татарча-русча сүзлек китабы бар. Анда әндри: әндри казнасы (сөйләмдә), а) казна, б) казенный; әндри әбәте (сөйләмдә) – полдник дип язылып, менә шундый тәрҗемә бирелгән.
Элегрәк бер газетада: “Әндри казнасы нәрсәне аңлата?” - дигән сорауга җавап укыдым. Андрей исемле патша казнаны ничек тели, шулай кулланган, диелгән иде. Тарихка күз салсак, Русьта властьның иң көчле чагы XII-XIII гасырларда князь Андрей Боголюбский идарә иткән чорга туры килә.

Гүзәлия, Манзарас
 


Нет комментариев