Казанның Вахитов судында «Волгадорстрой» компаниясе башлыгы Айрат Миңнуллин кулга алынды
Суд аңа 1 ай һәм 27 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза билгеләде.
Казанның Вахитов судында «Волгадорстрой» компаниясе башлыгы Айрат Миңнуллинны кулга алдылар. Суд аңа 1 ай һәм 27 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза билгеләде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Миңнуллин 11 ноябрьдә кулга алына. Ул 2 млрд сумнан артык акча урлауда шикләнелә.
«Тикшерү вакытында Миңнуллинның Россия чиген чик контролен үтмичә генә чыгу ысуллары турындагы мәгълүматка ия булуы исбатланды. Моннан тыш, ул шаһитларга басым ясарга мөмкин. Судтан аны бер ай һәм 27 тәүлеккә сак астына алуны сорыйбыз», — диде тикшерүче.
Прокурор тикшерүченең үтенечен хуплады.
Шулай ук «Волгадорстрой»ның тагын бер вәкиле — компаниянең элеккеге гендиректоры Игорь Гранфельд та тоткарлана. Аны тоткарлау М12 түләүле трассасын төзегәндә булган махинацияләрне тикшерү белән бәйле.
Фото: Кирилл Гумиров/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев