Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Казан утлары» журналы Нәбирә Гыйматдинованың китабын бастырды

Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган.

«Казан утлары» журналы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» дигән китабын бастырды. Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу турыда журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Рөстәм Галиуллин сүзләрнә караганда, алар журналда чыккан иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрне кесә китабы форматында чыгарырга булганнар. «Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың „Уйламаган көнем юк“ повесте аерым китап булып чыкты. Социаль челтәрләрдә китап турында мәгълүмат таралгач ук, Татарстан районнарында яшәүче укучылардан күп шалтыратулар, заказлар килде», — диде ул.
Баш мөхәррир кесә китабы форматының уңай булуына басым ясады. «Аның форматы бик җайлы — кесәгә сыярлык. Китап тышлыгында күрсәтелгән QR-код аша укучы китап турында фикерләшүгә күчә ала», — ди Рөстәм Галиуллин.

Китапның эчтәлегенә килгәндә, баш мөхәррир сүзләренчә, төп геройлар — хәзерге заман кешеләре. Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы, ул мәңгелек хисне укучы таный беләме сорауларына җавап эзләнә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев