Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казан — Шәмәрдән трассасында бер гаилә һәлак булган

Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән.

Бүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте булды, дип яза «Татар-информ» МА.

Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында ике машина да юл читенә чыгып очкан.

«Җиңел машинада ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз булган. Икесе дә вафат», — дип ачыклык керттеләр юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары. 

Агентлыкка мәгълүм булганча, Ford автомобилендә һәлак булучылар — ирле-хатынлы бер гаилә әгъзалары. Аларның икесенә дә 50 яшьләр тирәсе булган.

Фото: һәлакәт шаһитларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев