Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юрист: Урамда кошларны ашаткан өчен зур күләмле штраф янарга мөмкин

Кошларны ашату закон белән тыелмаган, ә штраф санкцияләре бу гамәлләр тәртипсезлеккә сәбәпче булган очракта гына кертелә.

Әгәр кошларны ашатканнан соң калдыклар калса һәм начар ис таралса, гражданнарны штрафка тарта алалар. Мәскәүнең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы эксперт советы вәкиле, юридик фәннәр докторы Людмила Айвар «Абзац» интернет-басмасы белән әңгәмәсендә шул хакта кисәтте, дип яза «Татар-информ» МА.

Ул аңлатканча, кошларны ашату закон белән тыелмаган, ә штраф санкцияләре бу гамәлләр тәртипсезлеккә сәбәпче булган очракта гына кертелә.

Штрафлар күләме:

►гражданнар өчен — 2-3 мең,

►вазыйфаи затлар өчен 30 мең сумга кадәр тәшкил итә,

►оешмалар өчен 250 мең сумга җитәргә мөмкин.

Бу Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.2нче маддәсе («Калдыклар белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу») белән көйләнә.

Людмила Айвар билгеләп үткәнчә, Россиядә кошларны ашату кагыйдәләре башка илләргә караганда йомшаграк. Әйтик, Гонконгта күгәрченнәрне ашаткан өчен 100 000 Гонконг доллары күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр, ә Сингапурда кошларның бөтен төрләрен дә ашату тыела. Мондый чаралар шулай ук Италия һәм Һиндстанда да кулланыла.

Эксперт искәрткәнчә, кошларны ашатырга мөмкин, ләкин чисталык сакланырга тиеш. Ашатканнан соң каурыйлар гына калса, бу закон бозу саналмый, ә калдыклар калса, начар ис таралса, һәм бу урынга ала каргалар җыелса, штраф санкцияләре үз көченә керә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев