Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Йорт клубында солдатлар өчен 12520 пакет үлән чәе әзерләнгән

Беренче әзерләнгән 500 пакет чәйне солдатлар бик ошаттылар, кайтавазлар килә башлагач бу эш дәвам итә.

Октябрьнең 22се, кичке сәгать 7 тулып килә. Урамда салкын, җил исә, җитмәвенә, пыскак яңгыр ява. Шулай булса да, җылы өйдән чыгып, Иске Йорт авылы клубына барырга кирәк. Клуб мөдире Энҗе Зәйнетдинова махсус хәрби операциядәге солдатларга үлән чәйләре ясарга чакырды. Тоташ караңгылык булганлыктан, юлы да юньләп күренми икән әле: фара яктысында “йотыла”.

Килешәсездер, алда әйтеп үткән еламсырак фикерләрем махсус хәрби операциядәге салкын блиндаж, окопларда безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшүче солдатларның бүгенге көндәге, төндәге халәтләре белән чагыштырганда чүп кенә. Шуңа күрә солдатларыбызга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә алынучылар турында башкаларга да сөйләү мәслихәт, алар үрнәгендә бүтәннәрне дә җылы өйләреннән чыгарып, күркәм эшләргә өндәү муафыйк гамәл булып тора. 

Иске агач бинада урнашкан Иске Йорт клубы моннан нәкъ 60 ел элек төзелгән. Бер кырыйдарак кирпечтән чыгарылган, агартылган миче дә тора. Кыяфәте узган гасырныкы, эчендә салкынчарак булса да, биредә – “җылы”. Соңгы елларда төзелгән кайбер заманча мәдәният йортлары белән чагыштырганда, бу иске клубта тормыш кайный. Чөнки аның мөдире Энҗе Зәйнетдинова –  тынгысыз, үз артыннан авылдашларын да ияртә алучы, шул ук вакытта үз эше белән шапырынмый торган кеше. Менә бу, алда язып үткән кичне дә, биредә эш ныклап оештырылган иде: клубның өйалдына куелган газ плитәсе өстендәге чиләктә блиндаж шәмнәре өчен парафин кайный, ә бина эчендә бер төркем халык үлән чәе әзерли. Сүз уңаеннан, бу көнне без биредә пакетлы 2520 чәй тутырдык. 

Энҗе волонтерлык эшен моннан бер ел элек чамасы башлый. 

– Узган елның декабрь аенда Зур Кукмарадагы “Гараж” волонтерларының ватсап төркеменә мине дә керттеләр. Окоп шәмнәре ясау өчен калай банкалар кирәк, алда бәйрәмнәр, бушаган калай савытларны ташламассыз әле, дигән белдерүне күргәч, игъланны авыл төркеменә дә урнаштырдым. Авылдашлардан шактый гына банкалар җыелды, – дип сүзен башлады Энҗе. – Инде окоп шәмнәрен дә күрәсе килү максатыннан, 2 гыйнварда иптәшем Илшат белән “Гараж”га барып, эш тәртибен күзәтеп, шәм ясарга өйрәнеп кайттык. Актив авылдашларыбыз hәм “Гараж” волонтерлар төркеме ярдәме белән клубыбызда беренче тапкыр 601 данә окоп шәме әзерләнде. Махсус хәрби операциядәге егетләрдән, күңелне сөендереп, видеоязмалар килә башлагач, ярдәм итү теләге артканнан-арта барды. 
Солдатлардан килгән, мас­кировка челтәренә, кием-салым, мичләргә мохтаҗлык кичерәбез, дигән хәбәрләрдән соң, искейортлылар кабат җиң сызганып челтәр үрә башлый. Бүгенге көнгә алар исәбендә 13-15 челтәр бар. “Гараж” төркеменең актив волонтерлары булган Энҗе һәм Илшат Зәйнетдиновлар һәрвакыт Зур Кукмара мәдәният йортына да челтәр үрергә, чәкчәк әзерләшергә баралар. Авыл халкы белән киңәшләшеп, акча җыешып, пластик эшләнмәләр әзерләү өчен авылга ике 3Д принтеры алганнар. 

– Авылыбыз имамы Райнур Әхтәмов бик ярдәмчел, принтерларны карап, рәтләп тора. Авыл халкы белән көндәлек кирәк-яракларны җыеп, “Солдатка бүләк” акцияләрендә катнашып, волонтерларга илтеп тапшырдык. Махсус хәрби хәрәкәттәге Иске Йорт авылы егетенә Зур Кукмара, Иске Йорт авыллары халкы, “Гараж” төркеме егетләре ярдәме белән, Алабуга шәһәреннән автоприцеп алып кайттык, “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов алып биргән машина белән әлеге автоприцеп егетебезгә илтеп тапшырылды, – дип сүзен дәвам итте ул. 

– Файдалы үлән чәе ясарга була дигән фикерне ишетеп, яшелчә киптергечкә заказ биргәч, кипкән үләннәр, алма, лимон, өрек җимеше кирәк иде дип, авылда белдерү урнаштырдым. Шөкер, райондашларыбыздан үләннәр шактый җыелды. Зур Кукмарадан Ракыя апа Нәбиева кипкән алма, Альбина апа Бариева кипкән лимон, исемен әйтергә теләмәгән бер абый 5 килограмм өрек җимеше алып килде. Беренче әзерләнгән 500 пакет чәйне солдатлар бик ошаттылар, кайтавазлар килә башлагач, тагын күңел үсеп китте. Ракыя, Альбина апалар белән үзебезнең акчага лимон, апельсин сатып алып, бер атна буе алма һәм әлеге җимешләрне киптердек. Исемен әй­тергә теләмәгән абыйга hәрдаим өрек җимеше сорап мөрәҗәгать итәбез. Инде 75 килограмм өрек җимеше бирде. Шулай ук Зур Кукмара авылында урнашкан кибетләр, битараф булмаган кешеләр шикәр комы белән ярдәм итәләр. Ракыя апа белән, үлән чәе ясар өчен, 2 чиләккә якын гөлҗимеш җыеп кайттык. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, сәдакадан булсын иде. 
Шулай итеп, Иске Йорт клубында җиде тапкыр җыелып, 12520 пакет үлән чәе әзерләнгән. Волонтер эше бик тынгысыз эш, Саба районы, Нократ Аланы волонтерлары белән дә элемтәләре яхшы. Иске Йорт авылы халкыннан җыелган кабак, кишер, кызыл чөгендер, суганнар Сабаның коры аш, боткалар ясаучы “Солдатка аш” төркеменә бирелде. Үлән чәе өчен үзләреннән өлеш булсын әле дип, сабалылар да кипкән үләннәр, 1000 сум акча китерде. Нок­рат Аланы волонтерлары исә, маскировка челтәре үреп, медицина әйберләре әзерләп, шулай ук коры аш, боткалар ясап, “Гараж”га тапшырса, аларга дроннар өчен пластик эшләнмәләр бирелгән. 

 – Махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы егетләребезгә янә күмәк көч белән блиндаж шәмнәре ясый башладык, – ди Энҗе. – “Гараж” төркеме 150 килограмм парафин китерде, бер атна буе диярлек көн саен аны җебетеп, окоп шәме ясыйбыз. Парафин җебетергә газ плитәсе, газ баллоны биреп торган авылдашларга зур рәхмәт, минем белән бергә эшкә килеп, эш сәгатем тәмамлангач кына клубтан кайтып китүче абыйлар белән горурланам. Ватсапның авыл төркемендә ярдәм итәргә чакырган белдерүне күреп, битараф калучыларга гаҗәпләнәм генә мин. Бердәм булып, бергә булып яшәүгә ни җитә соң?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев