Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Кукмарада Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алдылар

Бүгенге көндә Кукмара районында 24 сугыш ветераны гомер итә

Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 73 еллыгы билгеләп үтелде. 
Бөтен ил халкы көтеп алган әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел. Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар – безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә безнең арабызда 24 сугыш ветераны гомер итә. Тагын бик күп еллар үтеп, буыннар алмашынса да, фронт һәм тыл каһарманнарының ил азатлыгы өчен куйган батырлыклары онытылмас, якты истәлекләре халык күңеленнән җуелмас. 
...Иртәнге сәгатьләрдә 30 мотоциклчыдан торган байкерлар колоннасының Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасы, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар тантаналы төстә Җиңү паркына барды. Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митингта район башлыгы Сергей Димитриев, хәрби комиссар Равил Гафиев, якташыбыз - Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Президентының котлавын җиткереп, ветераннарыбызга саулык-сәламәтлек һәм ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. 
Шулай ук Римма Ратникова һәм Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы ветераннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Татарстан Республикасы Президент указы белән Салихова Хәтира Фәләховна, Галин Риза Ясавиевич, Мөлеков Абдул Мөлекович, Усманов Сәгыйдулла Мөлекович “Данлы хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнделәр. 
Район мәгариф учреждениеләрендә белем алучы яшь талантлар катнашында әзерләнгән концерт программасы да һәркемнең күңеленә хуш килде. 
Кичке якта концерт программасы, массакүләм күңел ачулар һәм бәйрәм салюты булачак.

Эльвира Мөбарәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев