Бүген төнлә җиңел машина йөртүче идарәне югалтып, машина юл кырыена ауган
Татарстанда “Гранта” юл кырыена төшеп китеп, дүрт кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә Баулы – Фоминовка юлында Поповка һәм Алексеевка авыллары уртасында җиңел машина йөртүче идарәне югалтып, машина юл кырыена ауган.
Юл-транспорт һәлакәтендә автомобильнең дүрт пассажиры төрле имгәнүләр белән Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озатылган. “Лада” йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев