Фото: Кукмарада “Үлемсез полк” акциясе узды
Әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан һәркем әлеге акциягә бик теләп кушылды
Илебезнең барлык төбәкләрендә узган “Үлемсез полк” акциясенә Кукмара халкы да бик теләп кушылды. Әлеге акция кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды. Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле “сафка басты”. Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.
фото: Эльвира Мөбарәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев